«Көмеш гасыр алиһәсе»: шигъри сәгать (12+)

5 майда Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан өлкән сыйныф укучылары өчен «Көмеш гасыр алиһәсе» дигән шигъри сәгать уздырылды. Очрашу Марина Ивановна Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланды. Балалар танылган көмеш гасыр шагыйрәсенең тормыш юлы, аның катлаулы язмышы, иҗади дөньясы турында мәгълүмат алды һәм, үзләренә ошаган шигырьләрен укып, аның иҗатына тагын да якынайды.  
Чара «Минем шигырьләргә үз чираты җитәр» дигән электрон презентация белән үрелеп барды, анда М. Цветаеваның тормыш юлыннан кызыклы фактлар китерелде, иҗатына кыскача күзәтү ясалды, шагыйрәнең сирәк фотолары күрсәтелде. Презентация фонында Марина Цветаеваның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган «Мне нравится, что Вы больны не мной», «У зеркала», «Я словно бабочка к огню» кебек романслар һ.б. күп кенә заманчалаштырылган җырлары яңгырады.                                       

Поделиться: